Site icon Ватаным Татарстан

Дилбәр Дәминова: Йөрәктәге яра — мәңгелек

Бүген “Булгария фаҗигасенә 10 ел. 2011 елның 10 июлендә Иделдә теплоходта ял иткән 122 пассажир батып үлде, 79 кешене коткара алдылар.

– Якыннарыбызны югалту ачысы гомер буена җитәрлек булды, – ди Яшел Үзәндә яшәүче Дилбәр апа. – Апам Даниянең улы Айнур белән килене Райләне мәңгелеккә югалттык. Арчада яшиләр иде. Алмаз исемле малайлары бар иде. Киленебез икенче бәбиен көтте. Апа гына диеп торды. Башта бик еладык. Өйдә әти-әнисез калган бала булуы безне көчле итте. Инде Алмаз да зур үсте. Егет булды. Вакыт дәвалый диләр. Дөрес түгел. Балаларны уйламаган көнебез юк.

Алмаз — сулдан беренче

Фаҗигадә кызы белән киявен югалткан Балтачта яшәүче Рәдифә Садриева да бар. Ун ел узса да, ул йөрәктәге хәсрәтен күз яшьләрсез сөйли алмый.

– Бүген балаларның үлгән урынына, Кама Тамагы районы Сөйкигә барабыз,- ди Рәдифә апа. — Әниләре ялга киткәндә, олы кызлары Энҗе бездә кунакта иде. Гөлназ белән Илнур кайттылар да, теплоход белән ял итәргә барабыз, диделәр. Аркаларыннан сөеп, автобуска утыртып җибәрдем. Ул чакта кечкенә оныгым Мәликәгә 2 яшь кенә иде. Баштарак бик авыр булды. Балалар бик тә әти-әнисен сорап тилмертте. Алар янында еламаска тырыштым. Үземә авыр булса да, сабыйлар хакына түздем. Гомер үтә, Энҗе Казанда дүртенче курсны бетерде инде, Мәликә мәктәптә укый.


Exit mobile version