Путин түләүләрен алыр өчен гариза язарга кирәкми

Дәүләт хезмәтләре порталында мәктәп укучыларының әти-әниләре шәхси кабинетларында август аенда бер тапкыр 10000 сум алуга әзер гаризалар пәйда булган. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тутырылган гаризалар ата-аналарга 11 июльдән килә башлаган. Аларны тутыру өчен фондның үткән елларда 16 яшькә кадәрге балаларга түләүләр барышында җыелган мәгълүматларыннан файдаланылган. «Ата-аналарның төп бурычы – барлык мәгълүматларның дөреслеген тикшерү. Кемнәрнеңдер фамилиясе яки телефон номеры алышынган булырга мөмкин. Шуңа башта – шәхси профильнең, аннан соң гаризаның дөреслеген тикшерергә кирәк. Акча җибәрү өчен күрсәтелгән счетны да тикшерү-барлау мөһим. Төп шарты – счет гариза бирүченеке булырга тиеш, ә түләү системасының ниндилеге мөһим түгел», – ди бүлекнең матбугат хезмәте башлыгы Альбина Никандрова. Акчаны август аенда күчерә башлыйлар.

 Исегезгә төшерәбез: 10 мең сум күләмендәге акча бер тапкыр 6–18 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләренә һәм, физик мөмкинлекләре чикләнгән булу сәбәпле, мәктәптә укуларын дәвам итүче 18–23 яшьлек инвалидларга бирелә. Август аенда Татарстанда барлыгы 468 мең бала 10 мең сум алачак.


Фикер өстәү