Site icon Ватаным Татарстан

Рәхмәтле бәйге:  «Ватаным Татарстан»да шәфкать ияләре һәм алар турында язучылар бүләкләнде

Бүген редакциябездә җылы, үзгә рәхәт мохит хөкем сөрде. Газетабыз игълан иткән «Шәфкать» бәйгесе җиңүчеләрен, аларның язма геройларын редакциягә кунакка дәштек. Алар белән бергә «Ватаным Татарстан»га язылучылар арасында уйнатылган велосипед та иясенә тапшырылды.

«Шәфкать» бәйгесе игълан ителгәннән  бирле редакциягә җиде дистәдән артык хат килде. Аларның һәркайсы кеше гомере, сәламәтлеге өчен көрәшкән фидакарь хезмәт ияләре – табиб, шәфкать туташы, фельдшерларга чиксез рәхмәт сүзләре белән сугарылган иде. Һәрбер хатта шушы шәфкать ияләре белән бәйле хатирә-истәлекләр, аянычлы язмышлар, гомер буе йөрәк түрендә йөртә торган ихтирам, рәхмәт сүзләре урын алган. Газетабызның баш мөхәррире Гөлнара Сабирова сүзләре белән әйтсәк, газетабыз уздырган бәйгеләр арасында иң матуры булды ул.

«Бу темага әле һаман хатлар килә. Димәк, без күңел кылларына чиртә алганбыз, әлеге ниятебез дөрес булган», – диде ул җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында.

Бәйгегә килгән хатлар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу җиңел булмады. Әмма ни гаҗәп: жюри әгъзаларының һәркайсы бер үк хатларга өстенлек биргән булып чыкты. Шул рәвешле бәйгедә җиңүчеләрне барыбыз да бертавыштан сайладык. Алар белән күрешеп, якыннан аралашу бәхетенә дә ирештек.

«Шәфкать» бәйгесендә өченче урынны ике автор – Аксубайдан Әлфирә Галиева («Ак күбәләкләр илендә» язмасы өчен) белән Казаннан Гөлнара Җәлилова («Хәнияле Әлем» язмасы өчен) бүлеште. Гөлнара Җәлилованың бәйгегә юллаган язмасында сокландырган Хәния ханым белән якыннан танышу бәхетенә дә ирештек.

Бүләкләү тантанасына ул да чакырулы иде. «Мине бала тудыру йортыннан кайтканнан бирле белгән шәфкать туташы ул Хәния апа. Мине, минем кызларымны гына түгел, озакламый инде безнең оныкларны да үстерешәчәк ул. Аз гына соравым туса, әле дә Хәния апага шалтыратам. Безнең авылга, районга кылган игелегегезнең иге-чиге юк. Чиксез зур рәхмәт сезгә», – диде Гөлнара. Актаныш районы Яңа Әлем авылында 40 ел фельдшер булып эшләгән Хәния апа үтә дә тыйнак кеше булып чыкты. «Безнең эш гади генә инде, – дип башлады ул сүзен. – Эшемне бик яратам. Фельдшер булып эшләү дәверендә ял көнемә дә, төнемә дә үзем хуҗа түгел идем. Әмма гаиләм эшемне аңлап кабул итте. Тормыш иптәшем дә гел терәк булды. 1,5 мең халкы булган җирлеккә ике белгеч хезмәт күрсәттек. Авыл халкы белән дә бик аңлашып эшләдек». Сүз уңаеннан, Гөлнара Җәлилова премиясен Хәния ханымга тапшырды.

Бәйгедә икенче урын яулаган Актаныш районы Качкын авылыннан Гөлзәлифә Әхмәтгалиеваның «Сукмак» хикәясен укыгач та юлсыз авылдан авыруны, йөрәксенеп, трактор чүмеченә утыртып алып чыккан табибка сокланган идек.

Бәйгенең төп җиңүчесе дип танылган Әтнә районыннан Сүрия апа Мингатинаның «Кызыл зона»: яшәү өчен көрәш» язмасы көн кадагына сугуы белән дә игътибарга лаек. Язманың төп герое – Әтнә районы хастаханәсе табибы, ковид госпиталендә беренче көннән үк хезмәт куйган белгеч – Ринат Хәкимҗанов та тантанага килгән иде.

«Көтелмәгән хәл булды бу. Моңарчы әле минем хакта республика күләмендә язганнары юк иде. Шуңа бераз каушап та киттем, куандым да, горурлык хисе дә булды», – ди ул. Бәйгегә килгән хатлар белән танышып барган укучыларыбыз алдаларга ирек бирмәс, 40 градуслы салкын кышкы көндә мотоциклда авырулары янына ашыккан олы йөрәкле табиб ул. Ринат Мәхмүтович, форсаттан файдаланып, укучыларыбызга да теләкләрен җиткерде. «Коронавирус чигенергә уйламый әле. Тынычланырга иртәрәк. Үзегезне саклагыз!» – диде ул.

«Шәфкать» бәйгесендә җиңүчеләргә бәйгенең иганәчесе – шәхси эшмәкәр Әлфия Бәхтиярова ярдәме белән әзерләнгән акчалата бүләкләр тапшырылды. Җиңүче авторларның язмаларында урын алган геройларга исә, шушы матур бәйгенең истәлеге итеп, Татарстан Сәламәтлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу бәйге әле соңгысы булмас. «Шундый авыр чорда бик матур эш башкарасыз. Мондый язмалар шәфкать туташлары, табибларның үзләрен дә канатландырып җибәрә», – диде бүген матур бәйрәмебездә катнашкан Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының эшләр идарәсе җитәкчесе Идеал Айзатуллов.

Язылучыларыбыз арасында уйнатылган велосипедны Арча районыннан Роза Вәлиева отты. Бүләкне алырга укучыбызның улы Шамил килде. «Моңа кадәр мондый бүләкләр откан юк иде. Җиңүебезне белгәч бик сөендек. Яңа велосипед алырга уйлап кына йөри идем. Хәзер рәхәтләнеп җилдерәчәкмен инде», – ди Шамил.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

ФОТОРЕПОРТАЖ

 


Exit mobile version