Site icon Ватаным Татарстан

Лилия Галимова: «Вакцина кадаттым да, котылдым дип уйларга кирәкми»

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе журналистлар белән брифинг вакытында вакцинациягә бәйле сорауга җавап бирде. Исегездә булса, ул үзе дә күптән түгел коронавируска каршы вакцина кадатуын әйткән иде.

— Нинди ният белән кадаттыммы? Әлбәттә, авырмас өчен, саклану өчен. Әмма прививика ясаттым да, котылдым дип уйларга ярамый. Саклану чаралары турында онытмаска кирәк. Вакцина белән дә чирләп китү ихтималы бар, Без вакцинаны бөтен кеше ясатса гына иммунитет формалаштыра алачакбыз, — диде ул.


Exit mobile version