Яман шеш һәм диабеттан саклый торган диета уйлап тапканнар

Сәламәт туклану дөрес продуктлар куллануны гына түгел, аларны көн дәвамында грамоталы итеп бүлүне дә үз эченә ала. Билгеле бер ризыкларны чикләнгән сәгатьләрдә генә ашарга кирәк.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Харбин университеты галимнәренең Америка кардиология ассоциациясе журналында дөнья күргән тикшеренүләргә сылтама белән хәбәр итә.

Эксперт сүзләренчә, әлеге ысул белән эш итү яман шеш, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары һәм диабет барлыкка килүдән саклый. Галимнәр көн уртасында җиләк-җимеш ашау һәм йөрәк авырулары санының кимүе арасындагы үзара элемтәгә булуын ачыклый. Бөртекле һәм крахмаллы продуктларны (ипи, бәрәңге; сыр, ит) күп кулланучыларның  санап киткән авырулардан күбрәк интегүе ачыкланган.

Тикшеренүчеләр шулай ук рационга яшелчәләр кертелгән кичке ашның әлеге авыруларның үсеш алуына тоткарлык ясавын ачыклаган. Моннан тыш, белгечләр беренче тапкыр ризык кабул иткәннән соң – җиләк-җимеш, ә икенчесеннән соң сөт ризыклары капкаларга тәкъдим итә.Яхшылап тукланганнан соң бәрәңге яки составында крахмал булган башка продуктлар ашарга киңәш ителми.


Фикер өстәү