Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда киләсе атнада суытачак

Киләсе атнада Татарстанда һава температурасының төшүе фаразлана. 20 июльдә республика территориясенә көнбатыштан һава агымы үтеп керә чөнки.

Айның икенче яртысында да көчле яңгырлар, җил-давыл очраклары еш булачак, дигән “Челнинские известия” хәбәрчесенә КФУ метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

Белгеч әйтүенчә, Татарстанда һава температурасы, элеккечә үк, нормадан дүрт-биш градуска югарырак. Шулай да җәй башындагы “гадәттән тыш” күрсәткечләр күзәтелми инде. “Хәзер температура рекордлары юк инде. Төньяк, төньяк-көнбатыштан искән җилләр һава торышының уңайлы торуына ярдәм итә”, – дигән Переведенцев.


Exit mobile version