Өч баланы бәрдергән студент кызның туганы юл-транспорт һәлакәтеннән соң аның хәле турында сөйләде

Мәскәүдә җәяүлеләр кичүендә өч баланы бәрдергән 18 яшьлек студент кыз юл-транспорт һәлакәте аркасында нык борчыла һәм начар йоклый, дип сөйләгән кызның туганы.

Ул хәбәр иткәнчә, авариядән соң студент кыз, фаҗига турында хәбәр итеп, әнисенә шалтыраткан. Юл-транспорт һәлакәте урынына килгәч, алар кызның истерикада булуын күргән, дип хәбәр итә «НТВ» каналы.

18 яшьлек машина йөртүче кыз 2 баланы бәрдертеп үтергән


Хәзерге вакытта гаепләнүче Мәскәү өлкәсендә өй аресты белән үз йортында тора. Аңа телефон һәм интернеттан файдалану тыела. Аның туганы сүзләренә караганда, кызның аппетиты бөтенләй юкка чыккан, шулай ук кыз йоклый алмый — куркыныч төшләр күрә.


Фикер өстәү