Татарстанда урып-җыю эшләре вакытында комбайнчы һәлак булган

Татарстанда кырда комбайнчы үлеменнән соң тикшерү эшләре башланган. Бу хакта республика тикшерү идарәсе хәбәр итте.

25 июльдә урып-җыю эшләре вакытында Минзәләнең Дружба авылында 56 яшьлек комбайнчының гомере өзелгән.

«Нива» комбайны белән идарә итүче ир билгесез сәбәпләр аркасында комбайнның ургычына эләккән. Алган тән җәрәхәтләреннән ул шунда ук һәлак булган.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү