Бер гаилә коронавирустан прививка ясатканнан соң үлгән

«Московский комсомолец» язганча, 13 яшьлек укучы кызның әтисе, әнисе һәм әбисе вакцинациядән соң бер-бер артлы үлгән.

Басма мәгълүматы буенча, аларның өчесенең дә прививкадан баш тарту өчен нигез булган, аерым алганда, алар шикәр чире белән авырган.

Мәктәп укучысының бабасы хастаханәдә авыр хәлдә кала. Кызның тагын бер туганы да хастаханәгә озатылган. Яшүсмер өстеннән опеканы ашыгыч рәвештә апасы рәсмиләштергән.


Фикер өстәү