Җәйнең соңгы аеның беренче көнендә Татарстанда +32 градус эссе булыр дип көтелә. Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Синоптиклар вәгъдә иткәнчә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Көндез явым-төшем көтелми.
Төнлә һава температурасы көндез +27.. +32 градус җылы булачак.