Быел август соңгы 120 елдагы иң эссе ай булып тарихта калачак

Җәйнең соңгы ае быел Казанда соңгы 120 елда иң эссе августларның берсе булып тарихка кереп калырга мөмкин.

КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институты кафедра доценты Тимур Әүһәдиев «Татар-информ» агентлыгына әйткәнчә, айның беренче декадасында температура нормадан 5 градуска диярлек югары булган. Якындагы ун көндә – 17–26 август аралыгында эсселекнең нормадан 8 градуска күбрәк булуы көтелә. Шул рәвешле айлык уртача температураның нормадан 5 градустан артып китүе фаразланыла. «Без соңгы 120 елда мондый очракның нибары өч тапкыр: 1972, 2010 һәм 2016 елларда булганлыгын беләбез», – дигән ул.

Норма буенча августта тәүлеклек уртача температура 17,6 градус тәшкил итә. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, бу атнада Казанда гына түгел, бөтен республикада эссе булачак. Бүген  төнлә Татарстан буенча температура +15+20 градус тәшкил итә. Көндез +33градуска кадәр җылыта. 18 августта төнлә бераз салкынча +12+17. Аның каравы, көндез +35 градус эсселек көтелә. 19 августта урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып үтәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +22 градуска кадәр күтәреләчәк, ә көндез +37 градуска кадәр кыздырачак.


Фикер өстәү