Җәйнең соңгы ае быел Казанда соңгы 120 елда иң эссе августларның берсе булып тарихка кереп калырга мөмкин.
КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институты кафедра доценты Тимур Әүһәдиев «Татар-информ» агентлыгына әйткәнчә, айның беренче декадасында температура нормадан 5 градуска диярлек югары булган. Якындагы ун көндә – 17–26 август аралыгында эсселекнең нормадан 8 градуска күбрәк булуы көтелә. Шул рәвешле айлык уртача температураның нормадан 5 градустан артып китүе фаразланыла. «Без соңгы 120 елда мондый очракның нибары өч тапкыр: 1972, 2010 һәм 2016 елларда булганлыгын беләбез», – дигән ул.
Норма буенча августта тәүлеклек уртача температура 17,6 градус тәшкил итә. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, бу атнада Казанда гына түгел, бөтен республикада эссе булачак. Бүген төнлә Татарстан буенча температура +15+20 градус тәшкил итә. Көндез +33градуска кадәр җылыта. 18 августта төнлә бераз салкынча +12+17. Аның каравы, көндез +35 градус эсселек көтелә. 19 августта урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып үтәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +22 градуска кадәр күтәреләчәк, ә көндез +37 градуска кадәр кыздырачак.