Site icon Ватаным Татарстан

Абхазиядә югалган Казан малаен каньоннан тапканнар

18 август көнне кичке якта Гагра районы тирәсендә Хашупса каньонында Казаннан килгән 15 яшьлек малай югалган.  Аны Абхазиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының эзләү-коткару отряды, кинологлар  һәм Гагра шәһәре коткаручылары эзләгән.

Кичә малайны тапканнар. Аның казналыгы, аяк һәм аркасы җәрәхәтләнгән. Яшүсмер һава сулап йөргәндә каньонга егылып төшүен әйткән. Аны җирле район хастаханәсенә озатканнар.


Exit mobile version