Түбән Камада Гайнуллин урамындагы йорт ишегалдында 50 ләп кеше сугышкан. Җирле хатын-кызларның берсе кәрәзле телефонга полиция хезмәткәрләре килүен генә төшергән.
Хокук сакчылары берничә кешене тоткарлаган. Медярдәм сорап тоткарланучыларның берсе дә мөрәҗәгать итмәгән. Вакыйга сәбәпләре ачыклана.