Түбән Камада 50 кеше катнашында күмәк сугыш булган

Түбән Камада Гайнуллин урамындагы йорт ишегалдында 50 ләп кеше сугышкан. Җирле хатын-кызларның берсе кәрәзле телефонга полиция хезмәткәрләре килүен генә төшергән.

Хокук сакчылары берничә кешене тоткарлаган. Медярдәм сорап тоткарланучыларның берсе дә мөрәҗәгать итмәгән. Вакыйга сәбәпләре ачыклана.

 


Фикер өстәү