Автобуста урын бүлә алмаган ике хатын сугышкан

Ике хатын-кызның җәмәгать транспортында сугышкан видеосы социаль челтәрләрдә таралды. Автор мәгълүматларына караганда, бу хәл Санкт-Петербург автобусларының берсендә булган.

Хатын-кызларның берсе көндәшен кулчатыр белән кыйный. Шул ук вакытта очраклы пассажирларга да эләгә.

Бер егет хатын-кызларны тынычландырырга тырышып та караган. Хатын-кызларның берсе автобустан төшкәннән соң гына «сугыш» туктаган. Әлеге хәлнең шаһитләре полиция чакырткан.

Видеодан күренгәнчә, автобуста буш урыннар да булган.


Фикер өстәү