Керемне ничек арттырырга һәм бар эшкә дә ничек өлгерергә? Хатын-кызлар әлеге сорауларга җавап эзләде

Октябрь азагында Казанда «NURWOMAN» Бөтенроссия форумы узды. Чараны оештыручы – «Нур» хатын-кызлар ассоциациясе. Ул ике йөздән артык гүзәл затны берләштерә. Хуҗабикәме сез, эшмәкәр хатын-кызмы – бу мөһим түгел. «Керемне ничек арттырырга?», «Бар эшкә дә ничек өлгерергә?» –  дип сорасагыз, бу хакта форумның актив катнашучылары яхшы белә. Алар үзләре дә – берничә һөнәрне берьюлы колачлаучылар. Өстәвенә күбесе – әниләр. Форум эшчәнлеге белән без дә танышып кайттык.

Шунысы да мөһим: кемнән генә сорасак та, гүзәл затларның һәрберсе форумның модераторы, «Нур» ассоциациясенә нигез салучы, «Сандугач» хәйрия фонды президенты Айгөл Хәйруллинага һәм ассоциация директоры Лилия Сәләховага рәхмәт белдереп, бары тик җылы сүз әйтә. Димәк, аларга монда бик ошый.

– «NURWOMAN» форумын, гадәттә, елга ике мәртәбә үткәрәбез, – ди Лилия Сәләхова. –  Әлеге чарага әзерлекне июль ахырында башладык. Авырлыкларга килгәндә, алар гомумән булмады диярлек, чөнки бу юлы катнашучыларны һәм спикерларны җыю җиңел булды.

Форум бу юлы «Хатын-кызга хатын-кыз кирәк» шигаре астында узды. Ул белгечләр чыгышы, музыкаль номерлар, биюләр, интерактив уеннар һәм хәтта медитация белән чиратлашып барды. Әйтерсең лә 8 сәгатьлек форум бер мизгел кебек үтеп тә китте.

Тышкы матурлык

Эчке халәте матур булса, бу матурлык тышка да чыгачак, диләр. Тик кайвакыт тышкы кыяфәткә дә аерым игътибар итәргә кирәк шул. Монда сөйләм теле, кием, макияж, маникюр, педикюр, чәчләрнең торышы да керә. Боларның әһәмияте турында форум белгечләре дә әйтә.

«Татарстан-24» телеканалы алып баручысы Алинә Рязанова үзең турында тиешле дәрәҗәдә сөйләргә кирәклеген искәртә. Кеше бит синең тавышыңа, үзеңне ничек тотуыңа игътибар итә. Димәк, яңа кешеләр белән танышканда, сөйләм, тавыш турында онытмаска кирәк. Белгеч теоретик мәгълүматтан тыш, күнекмәләр дә бирде.

«Нур» ассоциациясе әгъзасы, визажист Раилә Зарипова макияж һәм үз-үзеңә карата мәхәббәт турында сөйләде. Ә менә «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» оешмасы вәкиле Айгөл Талипова эшмәкәр хатын-кызга шәхси брендын төзүдә тышкы кыяфәтнең мөһим роль уйнавын әйтте.

«BOHEMIA» кулдан эшләнгән кимоно бренды дизайнеры һәм хуҗасы Фирүзә Дәүләтшина исә киемнәр күрсәтте һәм хатын-кыз өчен кием-салымның мөһимлеген  аңлатты. Дизайнер әйтүенчә, кием күбрәк табигый тукымалардан булырга тиеш. Гүзәл затлар күлмәк, итәк киеп, җирдән энергия ала икән. «Бу безгә тарихтан килгән: хатын-кызлар гел күлмәк киеп йөргән», – диде ул.

Сәламәтлек

Кайбер авыруларны дарусыз дәвалау мөмкинлеге турында АМииНа псевдонимы астында катнашучы белгеч сөйләде. Ул файдалы дару үләннәрен кайнатып, шуның белән үзен һәм 2 меңнән артык авыру кешене дәвалаган.

Сәламәтлек турында форумның башка белгече дә сөйләде. Нутрициолог Венера Сәләхова балалар сәламәтлегенең һәм үсешенең заманча проблемаларын ачыклады. Белгеч әйтүенчә, аларның иң мөһиме – мәктәптәге йөкләнеш күләме. Ягъни балалар дәресләрдән соң, өйгә кайткач та, яңадан дәрес хәзерләргә утыра: аның дуслары, туганнары, хәтта кайвакыт әти-әнисе белән сөйләшергә дә вакыты калмаска мөмкин. Укыту программасын бераз җиңеләйтеп буладыр дигән өметтә ул, чөнки балага буш вакыт та кирәк.

Хәләл сәүдә

Форум барышында хәләл сәүдәгә күзәтү ясау бәхете елмайды. Әлеге мәйданчыкта үз эшләрен тәкъдим иткән эшмәкәрләрнең күбесе – «Нур» ассоциациясе әгъзалары иде. Анда хәләл сыр, бал, сабыннар, кәҗә мамыгыннан бәйләнгән эшләнмәләр, бизәнү әйберләре, хәтта ерак Киров өлкәсеннән табалар да тәкъдим ителде.

Хәләл сәүдәдә «Нур» ассоциациясе әгъзаларыннан тыш, яңа гына эш башлаучы эшмәкәрләр дә катнашты. Шуларның берсе – Диләрә Саттарова. Аның искиткеч декоратив эшләре яныннан берәү дә битараф кына узып китә алмагандыр, мөгаен.  Диләрә икенче баласы белән декретта утырганда, яңадан баш хисапчы вазыйфасына керешергә теләмәвен сәбәп итеп, яңа һөнәр белән кызыксына башлый: эпоксид сумаладан шәмаил, сәгать, өстәлләр ясарга тотына. Хәләл-маркетта катнашырга исә «Нур»ның оештыручысы чакыра аны.

Диана КАРПОВА

 


Фикер өстәү