16 яшьлек чаңгычы тренировкада егылганнан соң үлгән

16 яшьлек Россия чаңгычысы Динара Гаджиева бәхетсез очрак нәтиҗәсендә һәлак булган. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсенең чаңгы спорты федерациясе хәбәр итә.

Спортчы чаңгы роллерлары буенча тренировкада алган җәрәхәтләрдән соң вафат була. Гаджиева егылганнан соң башын яра. Бәрелгәндә шлемда булуга карамастан, ул соңрак хастаханәдә үлгән.

«Бу безнең барыбыз өчен дә зур югалту… Түбән Новгород өлкәсенең чаңгы узышлары федерациясе Динар Гаджиеваның югалтуына үкенә һәм кайгыра. Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», — диелә федерация сайтындагы хәбәрдә.


Фикер өстәү