Яр Чаллыда икенче тәүлек качкан 37 яшьлек ПНД пациентын эзлиләр. Бу хакта «Чаллы хәбәрләре» хәбәр итә.
Ир-ат полициядә социаль куркыныч буларак исәптә тора. Аның алкоголь белән мавыгуы бар. Ир-атның урлаган һәм хатынын кыйнаган өчен берничә хөкем ителүе бар. Аны мәҗбүри дәвалануга җибәргәннәр.
Хәзер аны полиция эзли.