Олимпиада турында хыялланып…

Кызлар чигү-тегү, нәфис гимнастика, җыр-биюгә генә тартылмый. Алар спортның шактый куркыныч саналган төрләрендә дә үзен күрсәтә. Быелгы Олимпия Уеннарын гына алыйк. Фехтование буенча ярышта безнең гүзәл затлар да матур нәтиҗәләр белән сөендерде. Әңгәмәдәшебез Сафия Доганның да шулар белән илһамланып йөргән мәле.

Фехтование белән 2013 елдан башлап шөгыльләнә икән ул. Спортның бу төрен тәкъдим итеп караганнар да, мавыга торгач, күңелгә хуш килерлек икәнен аңлаган. Шуннан башлап рапирасыннан аерылганы юк.

– Уңышларым да бар. Спорт мастерлыгына кандидат дәрәҗәсенә җиттем. Күңелемне биреп шөгыльләнәм, – ди кыз. Мәскәү, Саратов, Смоленск, Санкт-Петербург, Выборг, Пермьдә узган ярышларда катнашкан ул.

Шөгыльләнгәндә, ярышлар вакытында җәрәхәтләнүләрсез дә булмый. Сафия әйтүенчә, профессиональ рәвештә шөгыльләнәсең икән, теләсә кайсы спорт төре дә куркыныч. «Җәрәхәтләр булгалый, әмма алар ул кадәр җитди түгел. Рапирадан эзләр калуы ихтимал, ул бит очлы, кадый ала», – дип саный Сафия.

Спортчы кыз сүзләренчә, фехтование Россиядә күбрәк үсеш алган. «Дәрәҗәсе дә югарырак. Спортчылар да көчле. Олимпия Уеннары моны исбатлады. Тагын бер мисал: Олимпия Уеннары узды бит, Төркиядән спортның бу төре буенча катнашучылар бик аз иде. Төркиядә дә киләчәктә фехтованиегә игътибар күбрәк бирелер дигән өметтә калам. Өч елдан соң Төркиянең җыелма командасы составында Олимпия Уеннарында катнашырга хыялланам. Спорт минем тормышымда мөһим урынны алып тора», – ди ул.


Фикер өстәү