Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда көймә белән югалган егет табылган

22 август көнне Алабуга районында көймәдә йөзеп киткән 16 яшьлек кыз белән 17 яшьлек егет югалгалды. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткән иде.

Бүген иртәнге якта кызның мәете табылды. 11:35 тә эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре Каманың уң як яр буенда ярдан 30-40 метр чамасы ераклыкта егетнең дә мәете таптылар. Ул кызның гәүдәсе табылган урыннан агым буенча 800 метр чамасы өстәрәк булган.


Exit mobile version