Егете белән көймәдә югалган кызның мәете табылган

22 август көнне Алабуга районында көймәдә  йөзеп киткән 16 яшьлек кыз белән 17 яшьлек егет югалган иде. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген, 25 августта, Кама елгасында югалган кызның гәүдәсен волонтерлар тапкан. Ә аның белән бер көймәдә булган 17 яшьлек егетне эзләү эшләре дәвам итә.

22 августта яшьләр дуслары белән елга буенда ял иткән булган. Күпмедер вакыттан соң Кама буйлап моторлы кабартылган көймә белән йөзеп китәләр һәм юкка чыгалар. Аларны барлыгы 70 кеше эзли. Моның өчен 18 көймә, авария-коткару автомобиле һәм квадроцикл җәлеп ителгән иде.


Фикер өстәү