Газетага язылу

Салым түләргә санаулы көннәр калды: хаты ник килми? – укучы соравына җавап

«1 декабрьгә кадәр милек салымнарын түләп бетерергә кирәк. Ноябрь узып бара, ә салым хаты һаман юк. Күршеләр дә алмаган. Нишләп җибәрмиләр икән?» – дип сораган Яшел Үзән районыннан укучыбыз Госман ШӘРӘФИЕВ.

Гөлфия Каюмова, Салым федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең дәүләт хезмәтләре күрсәтү бүлеге җитәкчесе:

– Быел милек хуҗаларына салым хәбәрләренең 92,4 проценты электрон рәвештә генә җибәрелде. Салым түләүчеләр электрон хатларны Салым түләүченең шәхси кабинеты яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша алды. Безгә кәгазь салым хатларына бәйле сораулар күп килә. «Минем әнием өлкән яшьтә. Аңа элеккеге кебек кәгазьгә бастырылган салым хәбәре килүдән туктады», – дип мөрәҗәгать итәләр. Бу очракта җавап бик гади: димәк, әниегез югарыда телгә алынган ике электрон хезмәтнең берсеннән файдаланган, ягъни аның шәхесе ЕСИА аша расланган булган. Алга таба мондый кешеләргә салым хатлары фәкать электрон рәвештә генә киләчәк. Узган ел салым хәбәрләре Дәүләт хезмәтләре порталына салым түләүченең гаризасы, ягъни рөхсәте һәм электрон имзасы нигезендә йөкләнсә, бу елдан әлеге тәртип гадиләштерелде. Салым түләүченең шәхси кабинеты булмаган очракта, салымны Дәүләт хезмәтләре порталы аша да түләп була.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре