Ярышлар Казанда тәмамланган.
Бронза медаль өчен уенда Самара динамочылары Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең «Динамо-32» спортчыларын 2:1 исәбе белән җиңгән.
Финалда исә Татарстан белән Свердловск өлкәсе динамочылары көч сынашкан. Бик киеренке уенда Татарстан динамочылары 2:0 исәбе белән өстенлеккә ирешкән.
Шулай итеп, «Динамо-Татарстан» командасы 15 нче тапкыр министр кубогын яуларга ирешкән.
Волейбол турнирын уздыру тарихында Самара өлкәсе динамочылары – ике тапкыр, Оренбург өлкәсе, ФСБ («Отдушина»), «Динамо» (Чаллы) һәм Пермь крае динамосы – берәр тапкыр җиңгән.
Кичен «Казан» халыкара ат спорты комплексында турнирның җиңүчеләрен, призерлары һәм катнашучыларны, шулай ук аерым номинацияләрдә иң яхшы волейболчыларны бүләкләү тантанасы узачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез