Дәресне «Нефтехим» экологы Эльвира Сарсенова үткәрде. Ул кызларга әйләнә-тирә мохитне саклауның ни өчен мөһим булуын, көнкүреш калдыкларын дөрес җыярга һәм аерым савытларга салырга кирәклеген аңлатты. Шулай ук кулланылган материалларны заманча технологияләр ярдәмендә эшкәртеп, яңадан файдалану турында да сөйләде.
Яшь спортчыларны полимерларның нәфис гимнастикада кулланылуы аеруча кызыксындырды. Баксаң, бу материаллар спортчыларның көндәлек күнегүләрендә дә киң файдаланыла икән. Булавалар, боҗралар, сикергечләр, аларны саклау өчен тышлыклар, төрле өстәмә кирәк-яраклар һәм спорт киеменең кайбер өлешләре дә шулардан ясала. Кызлар полимерларның спорт кирәк-яракларын җиңел, нык һәм куркынычсыз итүләрен үз күзләре белән күрделәр. Көндәлек тормышта кулланыла торган ун әйбернең сигезе нефть химиясе ярдәмендә җитештерелә икән бит!
Дәрестә теорияне практика белән ныгыттылар. Кызлар махсус «эко-чемодан» ярдәмендә полимер гранулаларны һәм калдыкларны эшкәртү этапларын өйрәнделәр. Аннары спорт ярышларына охшаган эстафеталарда катнаштылар. Анда төрле калдыкларны тиз һәм дөрес итеп аерырга өйрәнделәр.
– Безгә тылсымлы эко-чемодан күрсәттеләр. Анда эшкәртелгән пластик гранулалар бар иде. Алардан соңыннан бик күп кирәкле әйберләр ясап булуын белдек, – дип, тәэсирләре белән уртаклашты 11 яшьлек Самира Рәхмәтуллина.
– Без эстафеталарда катнаштык, чүпне дөрес аерырга өйрәндек. Хәзер төрле калдыкларны нишләтергә кирәклеген төгәл беләм. Өйдә дә, мәктәптә дә пластик шешәләр һәм капкачлар җыябыз. Хәзер моңа тагын да игътибарлырак булачакбыз, – диде 12 яшьлек Варвара Баламутина.
«Нефтехим» хезмәткәрләре спортчылар өчен экологик дәресләрне беренче тапкыр гына үткәрми. Элегрәк алар хоккей һәм футбол мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр белән дә очрашкан иде. Экологлар балаларны кечкенәдән үк туган як табигатен сакларга һәм аңа карата җаваплы булырга өйрәтә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез