Site icon Ватаным Татарстан

Алла Пугачева һәм Филипп Киркоров өчен тамашалар куючы рәссам вафат булган

Тамаша куючы рәссам Борис Краснов 60 яшендә вафат була. Бу хакта РБКга юрист Александр Добровинский хәбәр иткән.

«Борис бүген 1:15 сәгатьтә үлде. Ул инде озак вакыт комада ята иде», — дип аныклаган ул.

Борис Краснов (Ройтер) 1961 елның 22 гыйнварында Киевта туган. Ул Россиянең әйдәп баручы театрларында 170 ләп спектакль куйган. 1990-2000 елларда Борис Краснов Алла Пугачева, Филипп Киркоров, Ирина Аллегрова, Валерий Леонтьев кебек Россия эстрадасы йолдызлары өчен тамашалар куеп танылу казана.

 


Exit mobile version