Тамаша куючы рәссам Борис Краснов 60 яшендә вафат була. Бу хакта РБКга юрист Александр Добровинский хәбәр иткән.
«Борис бүген 1:15 сәгатьтә үлде. Ул инде озак вакыт комада ята иде», — дип аныклаган ул.
Борис Краснов (Ройтер) 1961 елның 22 гыйнварында Киевта туган. Ул Россиянең әйдәп баручы театрларында 170 ләп спектакль куйган. 1990-2000 елларда Борис Краснов Алла Пугачева, Филипп Киркоров, Ирина Аллегрова, Валерий Леонтьев кебек Россия эстрадасы йолдызлары өчен тамашалар куеп танылу казана.