Татарстанда күп балалы ана балаларының пособияләренә Сочига ялга киткән

Татарстанның Балык Бистәсе районында яшәүче 35 яшьлек күп балалы ана, балалары өчен бирелгән пособиеләргә үзенә ял оештырырга булган. «Челнинские Известия» хәбәр иткәнчә, хатын-кыз Сочига киткән.

Кыз һәм улларын ялгызы тәрбияләгән, спиртлы эчемлекләр кулланып, асоциаль яшәү рәвеше алып барган әни кеше уку елы башланыр алдыннан 60 мең «Путин түләүләре» алган. Әлеге сумма аңа балаларын мәктәпкә әзерләүгә һәм инвалид балага дарулар сатып алуга бүлеп бирелгән була.

Тик хатын-кыз барлык акчаларга Краснодар краена билет сатып ала һәм югала. Аңа туганнары гариза язган.

 


Фикер өстәү