Кабак быел бик уңган, самавыр хәтле булган (КИҢӘШ)

Быел кабакның уңышы бик шәп булды. Узган ялларда Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылында яшәүче Лариса һәм Николай Кузьминнар гаиләсе кайткан кунаклары белән гөрләшеп кабак җыйган. Уңышны көзен мал-туарга ашатып бетермичә, кышка да саклыйсы килә бит. Аны ничек сакларга соң, дип мөрәҗәгать итте алар.

Әлеге сорауга җавап табарга бакчачы-блогер Эльмира Исхакова ярдәм итте.

– Моның өчен, беренчедән, нәүрәптәге (кайбер якларда «баз» диләр) дымлылык 75–80 проценттан артып китмәскә тиеш.

Икенчедән, җилләтүнең күздә тотылуы кирәк. Шул ук вакытта кабакларны коры җиргә түгел, ә бик тыгыз итмичә генә киштәләргә тезеп куегыз. Андагы һава температурасы да кыш буе бер үк чамада – якынча 8 градус тирәсе торса, нәүрәптәге кабаклар, шулай ук башка яшелчә дә язга кадәр шикәр кебек сакланачак.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү