Төнлә мунча керергә ярыймы?

Мунчада җеннәр яши, дигәнне ишеткән бар. Шул сәбәпле, төнлә мунча керергә ярамый, дип тә әйтәләр. Кайчагында көнозын эшләп, мунчада юыну дигәннәре төнлә генә эләгә. Кайчан керү дөрес булыр?

Г. Салихова, Яшел Үзән

Әнсар хәзрәт Мифтахов, «Әл-Мәрҗани Җәмигъ» мәчете имамы:

– Мунчада Коръән һәм намаз укылмый, шуңа күрә дә анда җен ияләшергә мөмкин. Аларның оялаган урыны да булу ихтимал, ләкин һәр мунчада да җен бар дигән сүз түгел бу. Кайчан керү хәерле димәктән, элек-электән кеше, эшен тәмамлагач, тузаннан, яман истән арыну өчен мунча кергән. Шунысы бар: намаз вакытында без мунча керергә түгел, ә намаз укырга тиеш.

Фото: ermak-termo.ru


Фикер өстәү