Әби белән оныгы «Магнит»тан алынган карбызны ашагач үлгәннәр

Мәскәүдә бер гаилә, «Магнит» челтәр кибетендә сатып алынган карбыз ашагач, реанимациягә эләккән. Ике кеше үлгән, тагын берсе авыр хәлдә.

Гаилә әгъзәләре барысы да, әтисеннән кала, Совхозная урамындагы кибеттә сатып алынган арбузны 8 сентябрьдә кичке аштан соң ашыйлар. Икенче көнне әнисе, әбисе һәм 15 яшьлек кызның бик каты күңел болгануы башлана. Өйгә ашыгыч ярдәм чакыралар, ләкин табиблар авыруларны хастаханәгә салмаска карар кылалар, чөнки барысын да гадәти агулануга саныйлар. Кичкә таба өч кешенең хәле шактый начарая — өйгә яңадан ашыгыч ярдәм чакырталар һәм бу юлы агуланучыларны госпитализациялиләр.

Әби белән кызның хәле критик булган. Пенсионер кичә кич үлгән, бүген иртән кыз да вафат булган. Ана кешенең сәламәтлеге тотрыклана алган. Әтисе үзен яхшы хис итә — аның агулану билгеләре юк.


Фикер өстәү