Татарстанда ярсыган ир сөйгәнен үтергән

Актаныш районының Пучы авылы йортларының берсендә 49 яшьлек хатын-кызның мәете табылган. Аны үтерүдә шикләнелеп, полиция 55 яшьлек ирне тоткарлаган.

Ир үз гаебен таныган. Аның әйтүенчә, низаг «мәхәббәткә» бәйле рәвештә килеп чыккан. Низаг вакытында ярсыган ир пычак алып, берничә тапкыр сөеклесенә кадаган. Нәтиҗәдә, хатын үлгән, дип хәбәр итә Татарстан буенча Россия Тикшерү комитеты матбугат хезмәте.

Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.


Фикер өстәү