Ату Пермь дәүләт милли тикшеренү университеты бинасы янында ишетелә. Бу хакта шаһитларга сылтама белән «Известия» хәбәр итә.
Һәлакәт урыныннан кадрларда яшьләрнең бинаның тәрәзәләреннән сикерүләре күренә, атыш тавышлары ишетелә.
Әлеге хәлнең нечкәлекләре ачыклана. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр турында хәбәр юк.