Site icon Ватаным Татарстан

Балконга тәмәке тартырга чыккан ир 12 каттан егылып төшкән

Фатир хуҗасы бергә яшәгән хатыны белән кунаклар чакырган.

Казанның Киров районы Виктор Сажинов урамындагы йортта  бүген 0:10да уникенче  каттан бер ир-ат егылган. Ир хатыны белән кунаклар чакырып бәйрәм иткән. Кәеф-сафа корып утырганнан соң ир кунаклар белән балконга чыккан. Ул урамга аркасы белән утырып, тәмәке көйрәтеп җибәрергә җыенган һәм уникенче каттан егылып төшкән. Ул шунда ук һәлак булган.


Exit mobile version