Site icon Ватаным Татарстан

Татарстан мөфтияте яңа флешмобта катнашырга чакыра

Татарстан Республикасы мөфтияте яңа челлендж башлап җибәрде. Ул сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) туган көне уңаеннан үткәрелә.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте билгеләп үтүенчә, Рабигыль-әүвәл аенда Аллаһ илчесе (с.г.в.) дөньяга килгән. Аның туган көне Мәүлид ән-Нәби дип атала һәм ул ай дәвамында билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан Татарстан мөфтияте флешмобка кушылырга чакыра. Моның өчен социаль челтәрләрдә Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) атап салават әйтелгән язманы куярга һәм аны #скажисалаватпророку хештегы белән билгеләргә кирәк.

Челленджны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлап җибәрде. Хәзрәт барлык теләүчеләрне акциядә катнашырга һәм челленджны башкаларга тапшырырга чакырды.


Exit mobile version