Site icon Ватаным Татарстан

Татарстан парламенты Президент атамасын бетерүгә каршы чыкты

Татарстан парламентарийлары Татарстан Республикасы Президенты атамасын бетерүгә бертавыштан каршы чыкты.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин бу мәсьәлә буенча чыгыш ясап, закон проектлары авторлары Россия субъектларында дәүләт хакимияте органнары югары вазифаи заты вазифасы атамасын бетерергә тәкъдим иткәнен әйтте.

«Закон проекты авторлары РФ субъектларының закон чыгару һәм вәкиллекле органнары һәм югарs вазифаи зат вәкаләтләренең срокларын билгеләргә тәкъдим итә. Федераль башкарма хакимият органнарына төбәкләрдә башкарма хакимият органнарын формалаштыруда катнашу хокукы бирелә», — диде Хәбибуллин.

 


Exit mobile version