Данис Зарипов сөйгән ярына тәкъдим ясаган

Казанның «Ак Барс» хоккей клубы һөҗүмчесе һәм капитаны, 40 яшьлек Данис Зарипов сөйгәне Альбина Әхмәтовага тәкъдим ясаган. Бу хакта ул үзенең «Instagram»да хәбәр итте.

Кичә Альбина туган көнен билгеләп үтте, шул уңайдан кыз Зариповтан алган бүләген күрсәтеп видео  бастырды.  6 ак һәм кызыл розалардан торган чәчәк бәйләнәре  алар яратам һәм йөрәк формасында тезелгән иде. Чәчәкләрнең иң зурсында премиаль зәркән брендының тартмасы, ә аның эчендә йөзек ята иде.

« #isaidyes yes», — дип язган улсоциаль челтәрдәге фотосын (авторның орфографиясе һәм пунктуациясе монда һәм алга таба да сакланган — редакция). Инглизчәдән тәрҗемә иткәндә — «Мин әйе дидем».

 


Фикер өстәү