Site icon Ватаным Татарстан

Россиядә вакцинация турында ялган сертификат алучыларны фаш итәрдәй тест уйлап табылган

Безнең илдә вакцинация турында ялган сертификат алучыларны фаш итәрдәй тест уйлап табылган. Бу хакта Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология илкүләм-тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург хәбәр иткән.

“Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология илкүләм-тикшеренү үзәгендә канда Ad26 аденовирусы аксымына антитәнчекләрнең булу-булмавын күрсәтүче тест уйлап табылды. Ул кешенең COVID-19 инфекциясеннән вакцинация узу-узмавын белү мөмкинлеге бирәчәк”, – дигән Гинцбург “Известия” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.
Аның әйтүенчә, үзәктә инде бер ай вакыт чамасы шундый анализлар үткәрелә.
“Үлем хәленә җиткән кайбер сырхаулар, чынында мин прививка ясатмаган идем шул, дип үкенә. Без, үзләре әйтүенчә, прививка ясатып та реанимациягә эләгүчеләрнең 80 процентында Ad26 аденовирусы аксымына антитәнчекләрне тапмыйбыз”, – дип аңлаткан Гинцбург.
Моңа кадәр Forbes хәбәр иткәнчә, Россиядә вакцинация узу турында ялган сертификатлар сату буенча белдерүләр саны җәйдәге белән чагыштырганда 20 тапкыр арткан.


Exit mobile version