Яман шеш белән көрәшүче Юлия Сәләхетдинованың әнисе: «ВТ»да язма чыкканнан соң, 500 мең сум акча җыелды

Хәтерләсәгез, әле күптән түгел “Оныгымны югалттык, кызымның гомерен саклап калу өчен 5 миллион сум кирәк” дигән язма «ВТ» сайтында дөнья күргән иде. Без анда 31 яшьлек Юлиягә ярдәм кирәклеге хакында яздык. Исегезгә төшереп китәбез, Юлия беренче сабыен көткәндә авырып китә. Табиблар анда яман чир икәнен ачыклый. Ул чакта карындагы сабыйга 5 ай була. Табиблар әнисен коткарып калыр өчен баланы төшертә. Хәзер Юлия Мәскәүдә дәвалана.

– Без башта үз кайгыбызны кешегә сиздермәскә теләмәдек. Олы кызым бар җыйган акчалары белән сеңлесен Мәскәүгә алып китте. Дәвалану кыйммәт. Юлияне тернәкләндерү өчен 5 миллион сум сорыйлар. Клиникага бурычларыбыз да җыелган иде. Шуны каплар өчен фатирымны саттым, — ди әнисе Рәзидә апа. – Акча җыюны да куркып кына башлаган идек. Әкренләп акчалар килә. Иң беренче чиратта, без сезгә, “ВТ” коллективына рәхмәтле. Бүгенгә 500 меңнән артык акча җыелды. Барлык безгә акча күчерүче кешеләргә чын йөрәгемнән рәхмәт әйтәм. Кешедән акча алу кыен булса да, башкача эшли алмадык. Безгә ярдәм иткән һәр кешене Аллаһы Тәгалә зурласын.

Юлиягә акча җыю дәвам итә. Аңа булышырга теләүчеләр өчен әнисе Рәзидә Әфраим кызы исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 2202 2005 9575 2658. Карта 89196436722 телефон номерына беркетелгән.
Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү