Site icon Ватаным Татарстан

Татарстанда ялларга һава торышы начарланачак дип фаразлыйлар

Синоптиклар казанлыларга атна ахырына һава шартларының начараюы турында фаразлый.

Бүген Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз кар явачак. Көндез 0-2 градус булачак. Юлларда бозлавык булуы ихтимал.

Ял көннәрендә һәм киләсе атна башында Татарстан көнбатыштан килгән көчле циклон йогынтысында калачак. Ул республика территориясенә явым-төшемле һәм көчле җилле җылы һава алып киләчәк. Юлларда бозлавык, урыны белән кар өемнәре булачак. Бу чорда һаваның уртача  температурасы нормадан 3-4 градуска югарырак булачак.

Шимбә һәм якшәмбе, 20 һәм 21 ноябрьдә, шулай ук дүшәмбе көнне, 22 ноябрьдә, урыны белән кар, юеш кар, буран һәм секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә. Төнлә һава температурасы 0-6 градус, көндез +1 градустан -3 градуска кадәр тирбәләчәк.

 


Exit mobile version