Синоптиклар казанлыларга атна ахырына һава шартларының начараюы турында фаразлый.
Бүген Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән бераз кар явачак. Көндез 0-2 градус булачак. Юлларда бозлавык булуы ихтимал.
Ял көннәрендә һәм киләсе атна башында Татарстан көнбатыштан килгән көчле циклон йогынтысында калачак. Ул республика территориясенә явым-төшемле һәм көчле җилле җылы һава алып киләчәк. Юлларда бозлавык, урыны белән кар өемнәре булачак. Бу чорда һаваның уртача температурасы нормадан 3-4 градуска югарырак булачак.
Шимбә һәм якшәмбе, 20 һәм 21 ноябрьдә, шулай ук дүшәмбе көнне, 22 ноябрьдә, урыны белән кар, юеш кар, буран һәм секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә. Төнлә һава температурасы 0-6 градус, көндез +1 градустан -3 градуска кадәр тирбәләчәк.