Кылган гөнаһлар бәгырьне таш итә

«Бәгырь катты», «каты күңелле» дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Хәзерге заманда кешеләрнең бер-берсенә карата усаллануы, битараф булуы ачык сизелә. Адәм баласына әлеге сыйфатлар кайдан килә? Алардан ничек котылырга һәм җанга ничек тынычлык табарга? Әлеге сорауларга Лаеш районындагы «Ихлас» мәчете имамы Мөдәррис хәзрәт ГЫЙМРАНОВ белән җавап эзләдек.

– Хәзрәт, динебез бәгырь катылыгын, күңел караңгылыгын ничек аңлата?

– Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Бу сорауларга җавапны адәм баласының ана карынында яралган мизгеленнән үк карарга кирәк. Җан, калеб, бәгырь, күңел кебек төшенчәләр бер-берсенә бик якын. Адәм баласының организмында әллә ничә әгъза, 360 буын бар. Баш мие тәүлегенә 8 миллиардтан артык химик реакция үткәрә. Адәм баласының йөрәге 115 мең мәртәбә кысыла, 10 мең литр кан үткәрә, 23–24 мең мәртәбә сулыйбыз. Бездәге һәр әгъза Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән илаһи физиологик функциясен үти. Аллаһы Тәгалә шулай яраткан, шулай бар иткән аларны. Ана карынында яралгы барлыкка килгәч, 4 айга кадәр бездә җан булмаган. 120 көн үткәч, Аллаһы Тәгалә җан белән фәрештә җибәрә. Фәрештә ана карынындагы яралгыга җан өрә һәм ул терелеп китә. Аллаһы Тәгаләдән бирелгән җан кешене тере итеп йөртә дә инде. Җан чыкса, без – үле, мәет. Җанның функциясе нәрсәдә соң? Аны безгә Аллаһы Тәгалә ни өчен бирә? Ул Коръәни Кәримдә: «Мин җаннарыгызга яхшылык белән яманлыкны аеру сыйфатын бирдем», – ди.

Безнең төп максат – җанны чиста тоту. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Кыямәт көнендә сезгә малларыгыз да, балаларыгыз да ярдәм итмәс, сәламәт калеб кенә коткарыр», – ди. Менә шушы күңел, җан чистарак булган саен яхшырак. Машинаны юдырып чыгаргач, пычракка керәсе килми бит. Адәм баласының җаны чистарак, иманы ныграк булган саен, ул гөнаһларны әйләнеп үтә башлый. Аны алар кызыксындырмый. Җан  ул – үзенә күрә антивирус, чик сакчысы. Аның чисталыгы безнең рухи бөеклекне күрсәтә.

Алда әйтеп үткән сыйфатларга нинди сәбәпләр китерә?

– Безнең күңелне нәрсә каралта? Моңа, әлбәттә, Коръәнебездә дә, пәйгамбәребез сөннәтләрендә дә аңлатма бар. Иң беренче сәбәп – гөнаһ, аларның барлык төре. Ялган, гайбәт, хәрам ризык, кирәкмәгән нәрсәләргә, гаурәткә карау, дисеңме. Болар барысы да йөрәгебезне каралта. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримнең «Бәкара» сүрәсенең башында ук: «Аларның йөрәкләренә һәм колакларына мөһер суктык, күзләренә исә пәрдә кордык», – ди. Димәк, Аллаһы Тәгалә йөрәкне каплап куя. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үз хәдисендә: «Адәм баласы гөнаһ кылган саен, калебенә бер кара тамчы төшә», – дип искәртә. Бер төште, ике төште… Шартлы рәвештә генә карыйк: уч төбе кадәр йөрәгебезне алып, аны фломастер белән буяп карасак, берничә сәгатьтә буяп бетерерлек бит.

Гөнаһларның нинди булуы да тәэсир ясый. Карагыз сез, нинди ирекле заманда яшибез! Хәзерге вакытта гөнаһ кылу шулкадәр җиңел! Әйтик, Америкада яшәүче кешене өйдән чыкмыйча гына мыскылларга мөмкин. Телефоннан, «Инстаграм»да, «Ватсапп»та була бит! Бик күп әшәкелек чәчәбез, кемнеңдер бәгыренә каты кагылабыз дип уйламыйбыз. Ә нәфес «җитте» дигән сүзне белми.
Күпләребез дөньядагы урын, байлык өчен гөнаһ кыла, башларга баса-баса өскә үрмәлибез, зуррак кисәкне эләктереп калырга телибез. Салкын караш, битарафлык менә шулардан – динсезлек, әдәпсезлектән килеп чыга. Дин адәм баласының җанын дәвалый торган бердәнбер алыштыргысыз юл булып тора.

Кайгырту сәләтен, мәрхәмәтлелекне ничек кайтарырга соң?

– Коръәни Кәримдә бик хикмәтле аять бар. Анда: «Без Коръәнне тауга иңдергән булсак, тау ишелгән булыр иде», – диелә. Галимнәр моңа берничә аңлатма бирә. Ягъни Коръән белән таш бәгырьләрне дә йомшарту мөмкин. Икенче мәгънәсе: тау күтәрә алмаганны кеше күтәрер. Адәм баласының йөрәге нык, көчле. Бу дөньяда безне акыл иясе итеп мәрхәмәтле була белүебез күрсәтә.

Бу сәләтләрне ничек кайтарырга соң? Иң элек, изгелекләр кылу. Күбрәк Аллаһы Тәгаләне зекер итү. «Йөрәкләрегез Аллаһы Тәгаләне зекер кылудан тынычлык табар», – диелә Коръәнебездә. Коръән уку, әйткәнебезчә, таш йөрәкне дә йомшартырга сәләтле. Кешеләргә ярдәм итү, авыр хәлдә булганнарның хәлен барып күрү, ятимнәрнең башларыннан сыйпау, картлар, балалар йортларына бару – гомумән, булышу. Аллаһы Тәгалә тарафыннан рөхсәт ителгән һәр нәрсә безгә файдага. Ислам диненең биш баганасы турында да онытмаска кирәк. Ул ихтыяр көчен ныгыта.

Каты бәгырьле булу җанга тынычлык таба алмаганнан да киләдер ул. Бу очракта нишләргә?

– Без бик кызыклы заманда яшибез. Кибет киштәләре тулы, фатирлар бар, байлык күп. Беләсезме, нәрсә дефицит? Тынычлык юк, тормышның бәрәкәте юк. Бүген өйнең җылысы юк. Сүз батареяга килә торган җылылык турында бармый, ә гаиләдәгеләрнең үзара мөнәсәбәтләре турында бара. Бер-береңне аңламау бик еш очрый. Байлык була торып та, йортка кайтасы килмәү, бер-беребезне ишетеп тә, аңлый алмавыбыз – имансызлыкның, бәгырь катылыгының, калеб каралуның ачы җимеше. Җанга тиешле ризык бирмәү тынычлык юклыкка китерә. Җан бәргәләнә, мескен. Хәмер дә кабып карый, зина да кылып карый, тегесен дә эшли… Нишләргә дә белми! Җанның ризыгы – зекер, дога, тәсбих, изгелек.

Һәр нәрсәнең дәвалау чарасы бар. Аллаһы Тәгалә безне шулай яраткан. Тән авыртты исә – дәвалыйбыз, тән пычранды исә – юабыз. Җанны җыр-моң белән генә дәвалап булмый ул. Күп даруларның да бит төп сыйфаты – авыртуны басып тору гына. Алар дәваламый. Без дә хәзер шуның белән шөгыльләнәбез. Без кыска вакытлы ләззәт белән бәхет төшенчәләрен бутый башладык, бугай.

Кешеләр арасында гадилек бетте. Без барыбыз да «важный». Бер сүз әйтергә ярамый. Рәхәтлектән рәхәт чигә башладык. Шуңа күрә кеше бер-берсен күрми. Авырлык килсә, ничә еллар дошман булып яшәгән туганнар да берләшә. Кайгылар килмичә дә берләшсәк иде.

 


Фикер өстәү