Тиздән әти-әни булабыз дип сөенеп йөргән Петровлар гаиләсенә аларны гомер буе озата барачак сынау килә. Гүзәл 29 атнадан игезәк балалар таба. Баштарак җитлекмичә туган дисәләр, соңрак улларында – ДЦП, кызларында күз авыруы барлыгы ачыклана.
– 22 яшьлек чагым. Гаиләбезгә нинди авырлык киләсен чамаламаганмын да инде. Игезәк балалар туу сөенече зур иде, авыруларны да җиңәрбез дип уйладым. Тик булмады. Табиблар улымның гомер буе арбада гына утырып торасын, кызымның исә дәвалагач савыгачагын әйтте. Динарам сәламәтләнә, бер ярдәмчем булыр, дип өметләндем. Күңелемне төшермәдем. Үзебезгә килгән сынауны үтәргә тиешбез, диештек. Ирем дә, сабыр ит, бергәләп күтәргәч, җиңел булыр, дип торды. Әнә шуңа да гел яхшыга юрадым, – ди 21 яшьлек игезәкләрнең әнисе Гүзәл. – Тик Динарага ярдәм итә алмадылар. Күзләре тагын да начарайды. Хәзер ул бөтенләй күрми.
Аңлашыла инде, Гүзәл 21 ел беркайда да эшләми. Төп һөнәре – балаларына ярдәм итү. Улына гел күз-колак булып торырга кирәк. Йөри алмагач, яныннан китеп булмый.
– Арып киткән чакларым да юк түгел. Кайчак иремә, әллә мин эшкә чыгыйммы, син өйдә утырасыңмы, дим. Тик ул, балаларга әни кирәгрәк, ди. Ирем кулдан килгәнчә тырыша. Беләм, авыр чакта ташлап чыгып китүчеләр дә күп. Бу яктан миңа бәхет елмайды. Матур вәгъдәләр биреп гаилә корган парлар тормыш авырлыгы алдында югалып калмасын иде. Нигәдер, авыру бала тугач, аны хатын-кызныкы гына дип уйлаучы ирләр күп. Ә бит авырлыкны бергә тартканда гына җиңел. Шуңа күрә терәк булырга кирәк. Сынауларны узганда әнә шул җитми, – ди Гүзәл. – 21 ел эчендә бар дөньям үзгәрде. Мин дә элеккеге Гүзәл түгел инде. Кешеләр дә башка. Авыру балаларга да игътибар артты. Безне төрле чараларга чакыралар. Мөмкинлек булганда, барырга тырышабыз. Андый җирдә күңел тынычланып китә. Үзеңнеке кебек балаларны күрәсең, аларның әниләре белән сөйләшәсең. Кайдадыр киңәш бирәсең, кайчак үзең ярдәм итәсең. Урамнарда да бер белмәгән кешеләр килеп хәл сорый, сәдакасын бирә. Хәлебезне аңлаган кешеләргә рәхмәттән башка сүз юк.
Петровлар гаиләсе өмет белән яши. Табиблар Динарага ярдәм итә аласыларын әйткән.
– Ул бик тырыш бала булып үсте. Бакчага йөрде, ул чакта әле күзләре күрә иде. Сукырайгач та укуын дәвам итте. Техникум тәмамлады. Бөтен эшне белә, миңа зур терәк инде. Күзләре күрмәгәч, тәвәкәлләп, яңадан табибларга йөртә башладым. Түләүле клиникада күрүен яртылаш булса да кайтарып буласын әйттеләр, – ди әнисе. – Моңа кадәр берәүдән дә бер тиен акча сораганым булмады. Әти белән әни исән чакта, алар гел ярдәм итеп торды. Алар вафатыннан соң икенче мәртәбә ярдәм сорыйм. Кызымның күзенә бер операция булды инде. Хәзер менә икенчесен көтәбез. Табиблар ышандыра, өмет бирә. 200 мең сумнан артык акча кирәк. Без моны үзебез генә җыя алмыйбыз. Кызымның күзләре күрә башласа, гаиләбез өчен нинди зур шатлык булыр иде.
Динара Петровага ярдәм итәргә теләүчеләр әнисе Гүзәл Салихҗан кызы исемендәге Саклык банкы картасына акча күчерә ала. Карта 89270328881 номерына беркетелгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез