Site icon Ватаным Татарстан

Көчле авария: 45 кеше үлгән, шуларның 12се-балалар

Болгариядә автобус катнашында зур автомобиль авариясе нәтиҗәсендә 45 кеше үлгән, шуларның 12се-балалар. Юл-транспорт һәлакәте София-Благоевград трассасында булган. Бу хакта BGNES хәбәр итә.

«Ким дигәндә, 45 кеше үлгән», — дип хәбәр итә агентлык.

Автобуста барлыгы 52 кеше булган.

Калган зыян күрүчеләр хастаханәгә озатылган, аларның хәле тотрыклы һәм авыр түгел.

Авария булган юлда чокырлар, юл төзеклеге начар булуы аныклана.

Хәзерге вакытта фаҗига урынында оператив эшләр дәвам итә.


Exit mobile version