Site icon Ватаным Татарстан

Казанда КАМАЗ тәгәрмәче астына эләгеп бер баланың гомере өзелгән

Бүген иртән Казанда юл-транспорт һәлакәтендә җиде яшьлек баланың гомере өзелгән. Фаҗига Можайский — Горький шоссесы киселешендә булган.

Малайны КАМАЗ машинасы йөртүчесе бәрдергән. Бала алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

Башлангыч ​мәгълүматлар буенча, ул машиналар йөрү өлешен көйләнә торган җәяүлеләр кичүендә яшел утка чыккан булган, дип хәбәр итә Татарстан Прокуратурасы матбугат хезмәте. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Exit mobile version