Пенсия фонды интернетта мошенниклыкның яңа төре барлыкка килүе хакында хәбәр итте

Интернетта мошенниклыкның яңа төре барлыкка килгән. Хәзер халыкның e-mail адресына иминият тупланмаларын кайтару турында ялган мәгълүмат җибәрә башлаганнар.

Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлекчәсе матбугат хезмәтендә кисәттеләр.

«Кире кайтаруны теркәү» төймәсенә басарга ярамый, билгесез сайтларда үзегезнең банк карталары мәгълүматларын тутырмагыз. Мошенниклар тозагына эләкмәгез, уяу булыгыз», – дип кисәтте Татарстан халкына фондның төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Эдуард Вафин.


Фикер өстәү