Татарстанда эшчеләр йөртүче вахта автобусы авариягә эләккән

1 декабрьдә, 6: 30 сәгатьтә, «Алабуга» МИЗдан ерак түгел вахта автобусы катнашында коточкыч авария булган. Юл читендә фура тора, аңа әлегә аңлаешсыз сәбәпләр аркасында вахта автобусы килеп бәрелә.

Төрле мәгълүматларга караганда, 15 тән 20гә кадәр кеше зыян күргән, дип хәбәр ителә бер пассажир һәлак булган. Автобус йөртүче Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатылган.

Вакыйга урынына шәһәр прокуроры Рөстәм Шәрәфетдинов чыккан. Бу хәлнең шартлары ачыклана.


Фикер өстәү