Владимир Путин отпусклар буенча яңа кагыйдәләр кертте

Владимир Путин чираттагы ял буенча федераль законга яңа кагыйдәләр керткән. Үзгәрешләр өстәмә гарантияләр белән тәэмин итә.

Яңа кагыйдәләр буенча, гаиләсендә I группа инвалидны караучы һәм кайгыртучыларга һәр ел саен өстәмә ял алу мөмкинлеге каралган. Шул ук вакытта сырхау белән бергә яшәү мәҗбүри түгел. Бары тик аның, чыннан да, туган булып торуы гына кирәк.
Ләкин шунысы бар: өстәмә ял өчен хезмәт хакы бирелми. Аны үзең өчен уңайлы теләсә кайсы вакытта алырга мөмкин. Чираттагы ялга “өстәмә” озынлыгы – 14 календарь көненә кадәр. Шунысы да мөһим: мондый мөмкинлек хезмәткәр белән төзелгән хезмәт килешүендә күрсәтелергә тиеш. Өстәмә ялны төп ялга кушу, аерым яки өлешләп алу рөхсәт ителә. Әмма аны киләсе елга калдырырга ярамый.

 


Фикер өстәү