Социаль челтәрләрдә әнисе кызын вәхшиләрчә кыйнаган видео таралды

Социаль челтәрләрдә адекват булмаган хатынның баласын кыйнаганын төшергән видео пәйда булды. Әлеге гамәлен әни кеше кызның әтисенә үче икәнлеген әйткән.

Мәгълүматларга караганда, хатын Әлмәттә туып-үскән, хәзерге вакытта Казанда яши. Видео төшергәндә ул исерек булган. Социаль челтәрләрдә кулланучылар әлеге хәл турында фикер алыша. Алар тәртипсез анага кырыс җәза бирү кирәклеген әйтеп язганнар.

Казан шәһәре Совет районы прокуратурасы социаль челтәрләрдә видео барлыкка килгәннән соң тикшерү башлады. Күзәтчелек ведомствосы балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген профилактикалау буенча органнарның эшенә хокукый бәя бирәчәк. Нигезләнерлек сәбәп булган очракта тиешле чаралар күреләчәк.

Хәзер кыз әнисеннән алынган һәм медицина учреждениесендә урнаштырылган. Гаилә учетка куелган.


Фикер өстәү