Пенсия тупланмаларын тулысынча кайчан алырга мөмкин булуы турында сөйләделәр

1976 елда һәм аннан соң туган россиялеләр пенсия тупланмаларын формалаштыра ала. Элеккечә үк тупланма пенсияне хатын-кызлар 55 яшьтән һәм ир-атлар 60 яшьтән алу хокукы бар, диделәр «Прайм» агентлыгы белән әңгәмәдә Россия Хезмәт министрлыгының «Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты» учреждениесендә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Ведомствода пенсия тупланмалары булган гражданнар нинди түләүләр ала алуын әйттеләр. Сүз тупланма пенсия күләмен исәпкә алып бер тапкыр бирелә торган түләү турында бара. Моннан тыш, пенсия тупланмасы дәүләт тарафыннан финанслау программасы взнослары буенча, шулай ук ана капиталы акчалары хисабына формалашса, ай саен 10 ел һәм аннан да озаграк вакытта түләнә.

Пенсия тупланмаларын рәсмиләштерү өчен Россия Пенсия фондына яки тупланмаларны дәүләтнеке булмаган фондка күчергән очракта Дәүләтнеке булмаган фондка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр гражданин аңа тупланма пенсия билгеләнгәнче үлгән очракта, пенсия тупланмалары вафат булган гражданинның законлы варисларына түләнә.


Фикер өстәү